microsoft edge’да килешенгәнчә эзләгечне үзгәртү

Майкрософт ширкәте Windows 10-да Microsoft Edge’да эзләүне яхшырту өчен Bing’ны киңәш итә. Bing’ны килешенгәнчә эзләгеч итеп калдыру түбәндәге мөмкинлекләр бирә:
Windows 10 кушымталарына турыдан-туры сылтамалар сезне кушымталарызга тизрәк илтә.


Сезнең шәхси цифрлы ярдәмчегез – Cortana’дан урынлы тәкъдимнәр.
Microsoft Edge һәм Windows 10-нан тулысынча файдалану өчен тиз ярдәм.
Ләкин Microsoft Edge OpenSearch технологиясен куллана, шуңа күрә килешенгәнчә эзләгечне үзгәртергә була.
Microsoft Edge браузерында эзләгеч веб-сайтын (мәсәлән, www.contoso.com) кертегез һәм шушы битне ачыгыз.
Шунда Күбрәк гамәлләр (…) > Параметрлар дигәнне ачыгыз да, битне аска әйләндереп, Өстәмә параметрларны карау пунктын сайлагыз. Аннан соң Адрес юлында эзләү рәвеше бүлегендә “Үзгәртү” командасын сайлагыз.
Эзләгечегезнең веб-сайтын сайлагыз да, Килешенгәнчә билгеләү дигәнгә басыгыз. Эзләгечне сайламасагыз, Килешенгәнчә билгеләү төймәсе соры төстә булачак.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *