microsoft edge’да серсүзләрне хәтердә калдыру

Системага керүне таләп итә торган веб-сайтка кергәндә, Microsoft Edge кулланучы исемен һәм серсүзне хәтердә калдыру кирәклеге турында сораячак. Сайтка киләсе тапкыр кергәндә, Microsoft Edge хисап мәгълүматыгызны тутырып бетерәчәк. Серсүзләрне саклау килешенгәнчә кабызылган, ләкин аны сүндерү яки кабызу рәвеше болай:


Microsoft Edge браузерында Өстәмә гамәлләр (…) > Параметрлар > Өстәмә параметрларны карау дигәнне сайлагыз.
Шуннан соң Серсүзләр саклауны тәкъдим итү параметрын Сүндерелгән дип үзгәртегез.
Искәрмә: Моның нәтиҗәсендә элек сакланган серсүзләр бетерелми. Шуны эшләү өчен, Параметрларда Күзәтү мәгълүматын чистарту бүлегендә Чистартасыларны сайлау пунктын, аннан соң Серсүзләр дигәнне сайлагыз.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *