уенны xbox кушымтасындагы уеннарыгыз исемлегенә өстәү

Башлауга беркетү

Моны эшләү өчен Башлау > Xbox > Уеннарым бүлекләрен ачып, плюс билгесен сайлагыз.

уенны xbox кушымтасындагы уеннарыгыз исемлегенә өстәү
уенны xbox кушымтасындагы уеннарыгыз исемлегенә өстәү

Continue reading “уенны xbox кушымтасындагы уеннарыгыз исемлегенә өстәү”

xbox кушымтасына керү проблемаларын төзәтү

Xbox кушымтасына керү проблемаларын төзәтү

Xbox кушымтасына кергәндә проблемалар килеп чыкса, берничә алымны кулланып карарга була.
Интернетка тоташкан булуыгызны тикшерегез.
Шуннан соң Xbox.com сайтына кереп, шунда системага керегез дә, Xbox хезмәтенең ялганган булуын һәм эшләгәнен һәм хисап язмагыз белән проблемалар юклыгын тикшерегез.

Continue reading “xbox кушымтасына керү проблемаларын төзәтү”

microsoft edge’да күзәтү тарихын карау яки бетерү

Windows 10

Күзәтү тарихы – ул Microsoft Edge хәтердә калдыра торган һәм сез Интернетны күзәткәндә санакта сакланып бара торган мәгълүмат, шул исәптән, серсүзләр, сез формаларга керткән мәгълүмат һәм сез кергән сайтлар.
Күзәтү тарихын карау өчен, Үзәк > Журнал бүлеген ачыгыз. Аны бетерү өчен, Бөтен тарихны чистарту дигәнне сайлап, санактан бетерергә теләгән мәгълүмат яки файл типларын билгеләгез дә, “Чистарту” дигәнгә басыгыз.

Continue reading “microsoft edge’да күзәтү тарихын карау яки бетерү”

көнчыгыш азия телләре өчен өстәмә кертү ысуллары

Өстәмә кертү ысулы параметрлары һәм чаралары

Майкрософт кертү ысулы редакторы (IME) ярдәмендә санакта урнаштырылган Көнчыгыш Азия телләрендә языгыз.
Кертү ысулларын алыштыру яисә IME аслыгын яки башка IME параметрларын ачу өчен, кертү ысулы күрсәткеченә уң төймә белән чирттерегез. Кайбер телләр өчен вариантлар күбрәк булачак, мәсәлән, япон теле өчен сүзлек коралы бар.

көнчыгыш азия телләре өчен өстәмә кертү ысуллары
көнчыгыш азия телләре өчен өстәмә кертү ысуллары

Continue reading “көнчыгыш азия телләре өчен өстәмә кертү ысуллары”

microsoft edge’да серсүзләрне хәтердә калдыру

Системага керүне таләп итә торган веб-сайтка кергәндә, Microsoft Edge кулланучы исемен һәм серсүзне хәтердә калдыру кирәклеге турында сораячак. Сайтка киләсе тапкыр кергәндә, Microsoft Edge хисап мәгълүматыгызны тутырып бетерәчәк. Серсүзләрне саклау килешенгәнчә кабызылган, ләкин аны сүндерү яки кабызу рәвеше болай:

Continue reading “microsoft edge’да серсүзләрне хәтердә калдыру”

windows 10-да bluetooth аудио җайланмаларына һәм чыбыксыз экраннарга тоташуларны төзәтү

Bluetooth аудио җайланмаларына һәм чыбыксыз экраннарга тоташуларны төзәтү

Bluetooth аудио

Гамәли үзәктә Тоташу төймәсенә баскач, җайланмагыз табылмаса, болай эшләп карагыз:
Windows җайланмагызның Bluetooth белән эшли алуын һәм кабызылган булуын тикшерегез. Гамәли үзәктә Bluetooth төймәсе бар.

Continue reading “windows 10-да bluetooth аудио җайланмаларына һәм чыбыксыз экраннарга тоташуларны төзәтү”

фоторәсемнәр кушымтасында яхшырту ничек эшли?

Фоторәсемнәр кушымтасында Яхшырту ничек эшли?

Бу ничек эшли

Фоторәсемнәр кушымтасы фоторәсемнәрне автоматик рәвештә яхшырту өчен төс, контраст, яктылык, кызыл күзләр кебек параметрларны көйли яки, кирәк булса, хәтта кыек горизонтны да тигезли ала.

Continue reading “фоторәсемнәр кушымтасында яхшырту ничек эшли?”

windows 10-да яңартуларны кичектерү

Windows 10-да яңартуларны кичектерү

Кайбер Windows 10 чыгарылышларында санактагы яңартуларны кичектерү мөмкинлеге бар. Яңартуларны кичектергәндә, яңа Windows компонентлары берничә ай буена йөкләнмәячәк һәм урнаштырылмаячак.

Continue reading “windows 10-да яңартуларны кичектерү”

windows 10 mobile’да bluetooth аудио җайланмаларына һәм чыбыксыз экраннарга тоташуларны төзәтү

Bluetooth аудио җайланмаларына һәм чыбыксыз экраннарга тоташуларны төзәтү

Bluetooth аудио

Гамәли үзәктә Тоташу төймәсенә баскач, сезнең Bluetooth ялганган аудио җайланмасы табылмаса, болай эшләп карагыз:
Windows җайланмагызның Bluetooth белән эшли алуын һәм кабызылган булуын тикшерегез.

Continue reading “windows 10 mobile’да bluetooth аудио җайланмаларына һәм чыбыксыз экраннарга тоташуларны төзәтү”

windows 10-да уяткычларны куллану рәвеше

“Уяткычлар һәм сәгать” кушымтасын куллану рәвеше

Уяткычларны өзү яки кабатлау

Уяткычлар хәтта кушымта ябылган, тавыш өзелгән, санак бикләнгән очракта, яисә (InstantGo булган кайбер яңа ноутбукларда яки планшетларда) Йокы режимында да эшлиячәк. Ләкин алар санак гибернация режимында яки сүндерелгән булганда эшләмәячәк.

Continue reading “windows 10-да уяткычларны куллану рәвеше”