windows 10-да windows hello

Нәрсә ул Windows Hello?

Windows 10

Windows Hello – бармак эзләрен, йөз чалымнарын яки күзләрне тану ярдәмендә Windows 10 җайланмаларына тиз керүнең шәхсирәк һәм иминрәк булган ысулы.

Бармак эзләрен уку җайланмалары булган күпчелек санаклар хәзер Windows Hello белән эшләргә әзер, һәм йөзегезне һәм күзегезнең төсле катлавын таный ала торган күбрәк җайланмалар да тиздән булачак. Җайланмагыз Windows Hello белән ярашлы булса, аны көйләү рәвеше болай:

windows 10-да windows hello
windows 10-да windows hello

Windows 10 Mobile

Windows Hello – Windows 10 җайланмаларына керүнең шәхсирәк булган бер ысулы. Ул күзегезне танып шәхесегезне раслый, һәм сез, серсүзне кертмичә генә, корпоратив дәрәҗәдәге иминлеккә ия буласыз.
Windows Hello мәгълүматымның хосусыйлыгын ничек саклый?
Windows 10 урнаштырылган кайбер Lumia телефоннары хәзер инде Windows Hello куллануга әзер, һәм күзнең төсле катлавын таный торган җайланмалар тиздән күбрәк булачак.
Башлау сайлагында Барлык кушымталар исемлегенә сызып китерегез дә, Параметрлар > Хисап язмалары > Керү вариантлары дигәнен сайлагыз.
Көйләнеп беткәч, сез телефоныгызны күз ачып йомганчы биктән ача алачаксыз.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *