windows 10-да bluetooth аудио җайланмаларына һәм чыбыксыз экраннарга тоташуларны төзәтү

Bluetooth аудио җайланмаларына һәм чыбыксыз экраннарга тоташуларны төзәтү

Bluetooth аудио

Гамәли үзәктә Тоташу төймәсенә баскач, җайланмагыз табылмаса, болай эшләп карагыз:
Windows җайланмагызның Bluetooth белән эшли алуын һәм кабызылган булуын тикшерегез. Гамәли үзәктә Bluetooth төймәсе бар.


Bluetooth төймәсе булмаса, җайланмагыз драйверын яңартып карагыз. Ул болай эшләнә: Башлауны ачып, “Җайланмалар диспетчеры” дип кертегез дә, аны нәтиҗәләр исемлегеннән сайлап, шуннан соң Җайланмалар диспетчерында җайланмагызны табыгыз, аңа уң төймә белән чирттерегез (яки басып торыгыз), Драйвер программасын яңарту дигәнне сайлагыз. Шуннан соң “Яңартылган драйвер программасын автомат рәвештә эзләү” дигәнне сайлагыз да, калган адымнарны үтәгез.
Bluetooth кабызылган һәм драйвер яңартылган булып та, җайланмагыз барыбер эшләмәсә, җайланманы бетереп һәм кабат тоташтырып карагыз. Ул болай эшләнә: Башлауны ачып, Җайланмалар дип кертегез дә, Bluetooth’ны, һәм җайланманы сайлап, Җайланманы бетерү дигәнгә басыгыз, шуннан соң кабат тоташтырып карагыз.
Bluetooth ялганган аудио җайланмасының кабызылган һәм табылырлык булуын тикшерегез. Моны эшләү тәртибе җайланмага карап аерыла, шуңа күрә җайланмагыз белән килгән мәгълүматны карагыз яки җитештерүченең веб-сайтына керегез.

Miracast җайланмалары

Гамәли үзәктә Тоташу төймәсенә баскач, җайланмагыз табылмаса, болай эшләп карагыз:
Windows җайланмагыз белән килгән мәгълүматны карап яки җитештерүченең веб-сайтына кереп, аның Miracast белән эшли алуын тикшерегез.
Wi-Fi кабызылганын тикшерегез.
Сез кулланырга теләгән дисплейның Miracast белән эшли алуын һәм кабызылган булуын тикшерегез. Юк икән, сезгә HDMI портына тоташа торган Miracast адаптеры кирәк булачак (кайвакыт “донгл” дип атала).

WiGig җайланмалары

Гамәли үзәктә Тоташу төймәсенә баскач, җайланмагыз табылмаса, болай эшләп карагыз:
Windows җайланмагызның WiGig белән эшли алуын һәм кабызылган булуын тикшерегез. Сезнең санак WiGig белән эшләсә, WiGig төймәсе Параметрлар > Очкыч режимы бүлегендә күрсәтеләчәк.
Дисплейның WiGig белән эшли алуын тикшерегез. Юк икән, сезгә WiGig док-станциясе кирәк булачак.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *