windows кибете өчен төбәкне үзгәртү

Windows’та

Башка ил яки төбәккә китсәгез, Кибеттә алга таба да сатып алулар башкару өчен сезгә төбәк параметрын үзгәртү кирәк булырга мөмкин. Искәрмә: Бер төбәктә Windows кибетеннән сатып алынган күпчелек продуктлар башка җирдә эшләмәячәк. Бу Xbox Live Gold һәм Groove Music Pass, кушымталар, уеннар, көйләр, фильмнар һәм ТВ тапшыруларына кагыла.
Windows’та төбәкне үзгәртү өчен, эзләү кырында “Төбәк” дип кертегез дә, Ил яки төбәкне үзгәртү дигәнне сайлагыз.


Аннан соң Ил яки төбәк бүлегендә яңа төбәкне сайлагыз.
Баштагы төбәккә теләсә кайсы вакытта кире күчәргә була.

Кибет веб-сайтында

Башка ил яки төбәккә китсәгез, Кибеттә алга таба да сатып алулар башкару өчен сезгә төбәк параметрын үзгәртү кирәк булырга мөмкин. Искәрмә: Бер төбәктә Windows кибетеннән сатып алынган күпчелек продуктлар башка җирдә эшләмәячәк. Бу Xbox Live Gold һәм Groove Music Pass, кушымталар, уеннар, көйләр, фильмнар һәм ТВ тапшыруларына кагыла.
Windows кибетендә аскы өлкәнең азагына кадәр битне әйләндерегез.
Тел сылтамасына басыгыз һәм яңа тел-төбәк комбинациясен сайлагыз.
Баштагы төбәккә теләсә кайсы вакытта кире күчәргә була

Xbox Live хисап язмасы

Xbox Live хисап язмасы өчен төбәкне үзгәртү тәртибе түбәндә күрсәтелгән.
Xbox Live хисап язмасының миграция битенә керегез.
Шунда Алга төймәсенә басып, төбәкне сайлагыз да, “Кабул итәм” төймәсенә басыгыз.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *