windows 10-да уяткычларны куллану рәвеше

“Уяткычлар һәм сәгать” кушымтасын куллану рәвеше

Уяткычларны өзү яки кабатлау

Уяткычлар хәтта кушымта ябылган, тавыш өзелгән, санак бикләнгән очракта, яисә (InstantGo булган кайбер яңа ноутбукларда яки планшетларда) Йокы режимында да эшлиячәк. Ләкин алар санак гибернация режимында яки сүндерелгән булганда эшләмәячәк.

Санак гибернация режимына китмәсен өчен, аны электрга тоташкан килеш тотыгыз.
Уяткычны кабатлау яки өзү өчен:
Калкып чыккан белдерүдә, сүндерү өчен, Кире кагу дигәнен, яки, бераздан ул тагын яңгырасын өчен, Кабатлау дигәнен сайлагыз.
Әгәр белдерү сез гамәл башкарганчы ябылса, аскы уң почмакта гамәли үзәк тамгачыгына басып, аны исемлектән сайлагыз.
Экраныгыз бикләнгән булса, уяткыч тамгасы бикләү экранының өске өлешендә күрсәтелә, һәм сез аны шунда сүндерә аласыз.

Яңалыклар

“Уяткычлар һәм сәгать” кушымтасына уяткыч, дөнья сәгатьләре, таймер һәм секунд үлчәгеч кертелгән Биредә сез бу кушымта белән эшли алган берничә гамәл күрсәтелгән:
Экран бикләнгән яки тавыш өзелгән булса да, уяткычларны тыңлау, кабатлау яки өзү
Уяткыч өчен төрле тавышлар яки үз көегезне сайлау
Дөнья буенча сәгатьләрне чагыштыру

Дөнья сәгатьләре

Урынны өстәп, бөтен дөнья буенча сәгатьләрне чагыштыру тәртибе:
“Уяткычлар һәм сәгать” кушымтасында Дөнья сәгатьләре һәм аскы өлештә Яңа + дигәнне сайлагыз.
Кирәкле урынның берничә беренче хәрефен кертеп, аны ачылган исемлектә сайлагыз. Кирәклесе исемлектә булмаса, шул сәгать поясындагы башка бер урынны кертегез.
Шуннан соң Вакытларны чагыштыру дигәнне сайлап (аскы өлештә 2 сәгать), яңа вакытны чагыштыру өчен шудырманы күчерегез. Шудырма туры килгән урынны үзгәртү өчен, картадагы ноктаны сайлагыз.
Вакытларны чагыштыру режимыннан чыгу өчен, Артка төймәсенә чирттерегез яки ESC төймәсенә басыгыз.

windows 10-да уяткычларны куллану рәвеше
windows 10-да уяткычларны куллану рәвеше

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *