microsoft edge’да веб-сайтка ышаныргамы-юкмы икәнен ничек белергә

Microsoft Edge’да веб-сайтка ышаныргамы-юкмы икәнен ничек белергә?

Microsoft Edge’да веб-сайт адресы янында йозак төймәсе күрсәтелсә, ул шуны аңлата:
Сез веб-сайтка җибәргән һәм аннан алган мәгълүмат шифрлана, һәм башка кешеләргә аны ачу авыр була.


Веб-сайт тикшерелә, бу сайтны алып баручы ширкәттә аңа ия булу турында сертификат барлыгын аңлата. Сайтка кем ия булуын һәм аны кем тикшергәнен карау өчен йозак төймәсенә чирттерегез.
Соры йозак веб-сайтның шифрланган һәм тикшерелгән булуын аңлатса, яшеле Microsoft Edge’ның веб-сайт чын булганга охшаган дип санаганын күрсәтә. Бу аның җентеклерәк шәхес раслау процессын таләп итүче Киңәйтелгән тикшерү (EV) сертификатын куллануына бәйле.

 

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *